"Тылсымлы чүлмәк" Әдәби уен сәгате
16 январь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән Братья Гриммның "Сладкая каша" әкияте буенча әдәби уен сәгате үткәрде.
Китапхнәче балаларга ашъяулыкка төреп тылсымлы чүлмәк алып килде. Балалар бу чүлмәкнең эчендә нәрсә булуы белән бик кызыксындылар. Әдәби уен кагыйдәсе буенча, чүлмәкне әкият белән танышмый, ачып карарга ярамый иде.
"Баллы ботка" әкияте белән танышкач, балалар чүлмәктә нәрсә икәнен аңлап алдылар. Сөтә пешкән тәмле ботканы һәрберсе агач кашык белән тәмләп карадылар. Әкияттәге тылсымлы сүзләрне искә төшерделәр, кабатлап әйттеләр.
Чара барышында балалар Братя Гриммның башка китаплары белән дә таныштылар ("Бременские музыканты", " Заяц и еж"), әкият геройлары төшкән раскраскаларны буядылар.