Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Кыш бабайның серле капчыгы" ял сәгате

3 нче январь көнне Татар Томбарлы авыл  китапханәсенә беренчеләрдән булып килгән китап укучылар белән "Кыш бабайның серле капчыгы" дигән уен оештырылды.
Уенның шарты: бер капчыктан күзе йомып карточка алу, анда язылган сорауга җавап бирү һәм дөрес җавап биргән очракта, икенче капчыктан шулай ук күзне йомып бүләк алу иде. Уенда балалар да, әти-әниләр дә кызыксынып катнаштылар. Кыш бабай капчыгыннан серле бүләк алу өчен бик тырыштылар.

Гаилә белән килгән китап укучылар яңа ел фотозонасында фотога төштеләр, яңа китаплар белән таныштылар.
 Чара ахырында кышкы каникул көннәрендә укырга китаплар сайлап алдылар.