Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Россия Конституциясе: тарих битләре"

12 декабрь көнне Татар Томбарлы авылы китапханәсендә
«Россия Конституциясе: тарих битләре»-дигән мәгълүмат
сәгате үткәрелде. Чарага 14 яше тулып, паспорт алган укучылар чакырылды. 
Чара барышында укучылар бәйрәмнең тарихы, илебезнең тормышын, гражданнарның хокукларын һәм бурычларын билгеләүче төп законнар язылган дәүләтнең төп документлары турында белделәр. Шулай ук флаг, герб, гимн барлыкка килү тарихы белән таныштылар 
Китапханәче укучыларны беренче документ алулары белән котлады, паспортның кайчан ничек барлыкка килүе турында кызыклы мәгълүматләр китерде. 
Чара ахырында РФ Конституциясендә беркетелгән хокукларны белү викторинасы үткәрелде