Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Йөрәк җылысына үрелеп" инвалидлар декадасы

Инвалидлар декадасы кысаларында, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар үткәрү, аларга төрле яклап рухи һәм матди ярдәм күрсәтү күздә тотыла.

Татар Томбарлы авыл китапханәсендә  "Йөрәк җылысына үрелеп" дип исемләнгән күргәзмә эшли. 
Китапханәгә килә алмаучы китап укучыларның өйләренә китаплар илтеп бирү эше ел дәвамында алып барыла. 
Китап укырга яратучыларны яңа китаплар белән таныштыру, хәлләрен белү, борчыган сорауларына җавап бирү - барысы да бераз гына булса да күңел җылысын җиткерү, игътибар күрсәтү йөзеннән башкарыла.

Сәламәтлекләре чикле булып та, тормышны яратып, төрле кул эшләре белән мавыгып, китаплар укып, үзләренең тормышы белән безгә маяк булып яшәүче кешеләр авылыбызда аз тугел.
Шуларның берсе Расиха Сафиуллина Сәүбән кызы.Расиха апа китапханәнең даими, актив китап укучысы.Ул китаплар, газета- журналлар күп укый, кроссвордлар да чишә, яңалыкларга да һәрвакыт хәбәрдар булып тора.Уңган хуҗабикә, оста бакчачыдан тыш, Расиха апа кул эшләренең остасы да әле. Ул чигәргә, тегәргә, бәйләргә ярата.Аның йөрәк җылысын биреп бәйләгән аллы-гөлле чәчәкләре күз явын алырлык.Ул аларны чүлмәккә утыртып бисер белән дә бизи, сабаклы итеп вазага куешлы роза, калла, ромашкалар да бәйли..
Йомшак төрле формадагы мендәрләр, җылы оекбашлар, тапочкалар - барысы да Расиха апаның яраткан шөгыле. Йөрәге җылы, күңеле матур кешенең өендә дә җылы мохит, пөхтәлек, матурлык хөкем сөрә .Ачык йөзле, киң күңелле, тормышның ямен күреп, тоеп яшәүче Расиха апага сокланмый мөмкин түгел.
 
Насима апа Минаҗева иң өлкән китап укучы!!! Гыйнвар аенда, алла бирсә,аңа 90 яшь тула.
Ул һәрвакыт мине елмаеп каршы ала, рәхмәтләр әйтеп озатып кала.
Аның янына утырып сөйләшкәннән соң мин үземә күп кенә мәгьлүмат алам, күңелдә җылы хисләр, балачак хатирәләре уяна.
Менә шундый рәхәт кеше инде ул Нәсимә апа!