Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

Акция "Кызыл тасма"

Татар Томбарлы авыл китапханәсе Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә, «Кызыл тасма» акциясенә кушылды.
Кан төсендәге элмәксыман тасма СПИДка каршы көрәшкө өндәүче халыкара символ булып тора. СПИДсыз киләчәккә дип кабул итәргә кирәк аны. Бу символ дөньяда зур популярлык казанды. 
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көнендә китапханәче укучыларга кызыл тасмалар таратты. СПИДка каршы көрәш символының ныклыгы турында сөйләде.
ВИЧ-инфекциясен профилактикалау максатыннан укучыларны  белешмәлекләр белән дә таныштырды.