"Әниемә бүләк" иҗади сәгать
20 ноябрь көнне Татар Томбарлы авылы китапханәчесе "Миләүшә" балалар бакчасына барып балалар белән әниләр көненә багышланган чара үткәрде.
Чараның максаты: әниләргә хөрмәт хисе тәрбияләү, аларны ярату. Шулай ук балаларда бәйрәм кәефе, шатлык хисе тудыру, әниләрне сөендерү теләге уяту.
Китапханәче балалар белән әниләр темасына әңгәмә үткәрде.
- Әниең кем исемле? Кайда эшли? Син әниеңә булышасыңмы? Әниең чәчкә яратамы? - кебек сорауларга балалар бик теләп, актив җавап бирделәр, үзләренең әниләре турында ярыша-ярыша сөйләделәр.
Китапханәче балаларга әниләр турында матур шигырьләр укыды, һәр балага да әни кирәк икәнен аңлатты.
Чара әниләргә бүләк ясау белән дәвам итте.Балалар китапханәче ярдәме белән төсле кагәзьләрдән вазага чәчәкләр утыртып аппликация ясадылар.Үзләренең эшләреннән канәгать калдылар. Бу бүләкләрне алар балалар бакчасында үтәчәк Әниләр көненә багышланган бәйрәмдә бүләк итәчәкләр.