“ Без төрле, ләкин һәрвакыт бергә”
14 ноябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “ Без төрле, ләкин һәрвакыт бергә” дип исемсләнгән толерантлык сәгате үткәрелде.
Чарада катнашучылар “толерантлык” төшенчәсенең асылын белделәр, толерант кешегә хас сыйфатлар турында фикер алыштылар.
Китапханәче балалар белән бу темага мәкальләр һәм әйтемнәр аукционы үткәрде.Укучыларны күргәзмәдәге балаларны толерантлыкка өйрәтә торган китаплар белән таныштырды.(Аксаков С.Т. ”Аленький цветочек”, Киплинг Р. ”Маугли”, Милн А.А.Винни-Пух”,Чуковский К.”Доктор Айболит” Һ.б)
“Нәрсә белән охшаш”, “Комплиментлар”, “Мин нәрсә әйтергә телим” кебек уеннарда катнашып, укучылар бер-берсенә хөрмәт, ярдәм күрсәтергә, игътибарлы, сабыр булырга өйрәнделәр.