Мастер-класс "Весёлые закладки"
28 октябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәседә башлангыч сыйныф укучылары өчен мастер-класс үткәрелде.
Китапларга сакчыл караш тәрбияләү максатыннан чыгып, китапханәдә балалар белән китаплар өчен төсле кагәзьдән кыстыргычлар ясадылар.
Китапханәче укучыларга китап битләрен бөкләмәскә, пычратмаска ,ертмаска кирәк икәнен аңлатты. Кыстыргычлар куллану укучылар өчен дә уңай, китапны таушалуданда саклый.
Мастер- класс компьтердан видеоролик караудан башланды.Аннан соң балалар кыстытыргычларны үзләре ясап карадылар.Куллары шомаргач, төрледән-төрле бик тә матур кыстыргычлар барлыкка килде.
Һәкемнең эше үзенчәлекле. матур килеп чыкты.
Көзге какулларнниың беренче көне китапханәдә күңелле һәм файдалы үтте.