"Чуковский иленә сәяхәт" әдәби сәгать
11- октябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен дәби сәяхәт үткәрелде.Китапханәче укучыларны Корней Иванович Чуковскийның биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды, китапларына күзәтү ясады.Язучының балаларга таныш булган әкиятләре буенча викторина үткәрелде, кроссвордлар чишелде.
Балаларга үзләренең яраткан әкият геройлары белән уеннар да бик ошады.
Шулай ук балалар китапханәгә кайткан яңа китаплар белән дә таныштылар.Үзләренә ошаган китапларны сайлап алдылар.