"Көзге уңыш ярминкәсе" Акция
28-нче сентябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган ярминкәдә катнашты. Көзге уңышлардан күргәзмә, тәмле ризыклар белән чәй өстәле әзерләнде. Өлкән яшьтәге апа- абыйларны, әби-бабайларны бәйрәм белән котлап җылы сүзләр әйтелде, матур җырлар башкарылды. Кояшлы матур көндә кунаклар коймаклар белән тәмле итеп чәй эчтеләр, үзләренә кирәк әйберләрне сатып алдылар, рәхәт итеп ял иттеләр.