"Гомер көзләренә кергәндә"Тематик кичә
1-нче октябрь-өлкәннәр көне! Бу көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә өлкән яшьтәге китап укучылар өчен матур чара үткәрелде. Өстәл артына җыелган кунаклар бер-берсе белән аралаштылар, хатирәләр белән уртаклаштылар. Китапханәченең башваткычларына җавап бирделәр, үзләре дә чыгыш ясадылар. "Гомер көзләренә кергәндә" дип исемләнгән чара көзге рамкада фотога төшү белән тәмамланды.Кичә бик эчтәлекле, матур үтте.