"Файдалы витаминнар" танып-белү сәгате
26-нче сентябрь көнне Татар Томбарлы авыл китапханәчесе "Миләүшә" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар өчен "Файдалы витаминнар" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Балалар зур кәрзингә салынган яшелчәләр, җиләк-җимешләр белән таншыштылар. Аларның төсе, тәме, формасы турында сөйләштеләр. Китапханәче балаларга бакчада үскән бу уңышларның безнең организмга кирәк витаминнарга бай икәнемн аңлатты, Балалар берсен-берсе уздыра -уздыра үзләренең яраткан яшелчәләре, аларны ничек үстерүләре, бакчадагы көзге уңышны җыюда әти-әниләренә булышулары турында сөйдәделәр.
Чара барышында китапханәче балаларга төрле уеннар уйнатты ("Бу нәрсә?", " Очты, очты яфраклр очты") табышмаклар әйтте, "Ел фасыллары" дип исемләнгән китапка күзәтү ясады.