"Ак калфаклар" бездә кунакта" Очрашу
23-нче август көнне Баулы шәһәрендә эшләп киләче “Ак калфак” оешмасы әгзәләре Татар Томбарлы авылында кунакта булдылар.
Алар китапханә һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән, хәзерге көнгә кадәр сакланып калган гореф-гадәт "Киленгә су юлы күрсәтү" йоласында катнаштылар.
Чараның икенче өлеше авыл музей бүлмәсендә экскурсия белән үтте. Китапханәче Эльвира Хакимовна кунакларны авыл халкыннан җыелып килгән экспонатлар белән таныштырды, аларның тарихын сөйләде. Олы яшьтәге апалар үзләренең балачакларын, яшьлек елларын искә алдылар, хатирәләр белән уртаклаштылар. Баулы шәһәренең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Римма Яруллина музейга истәлеккә үзеннән совет чорындагы мәктәп формалары бүләк итте.
Очрашу мәдәният йортында чәй өстәле артында тәмамланды.