Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Китап үзе өйгә килә" китапларны өйгә илтеп бирү

Китап һәм газета-журналларны һәр укучыга җиткерү максатыннан, Татар Томбарлы авыл китапханәcе өйгә китап илтү эшен дәвам итә.

Миннегол авылында яшәүче Нурия Гареева буш вакытларында китап укырга, газета –журналлардан дөнья яңалыклары белән танышырга ярата. Бүген дә ул китапханәчене ачык йөз белән сөенеп каршы алды.

Халык телендә Бәләкәй Томбарлы исеме алган бу авыл бик матур җирдә урнашкан. Бер яктан тау битләре, икенче ягыннан Томбарлы елгасы ага. Нурия апаның да өй каршысында биек тау, бакча артында инеш. Тирә-якта агачлар, яшеллек, саф һава. Ә Нурия апаның бакчасы –гөлбакча. Ул чәчәкләар, гөлләр ярата. Аларны бала караган кебек тәрбияләп үстерә. Тәрәзә төпләрендәге төрледә-төрле гөлләре ел дәвамында чәчкә атып утыра. Менә шундый матур күңелле, ачык йөзле китап укучы ул Нурия апа.