Акция "Мин дөнья ясыйм"
19-нче август көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсенә килүче балалар "Мин дөнья ясыйм" акциясенә кушылдылар.
Кечкенә булуга карамастан, алар террорчылык һәм экстремизмның тыныч җәмгыятькә зур куркыныч тудыруын аңлыйлар. Алар куркып яшәргә теләмиләр, матур табигатьне, дус кешеләрне, тыныч күкне күрергә телиләр! Шуңа да үзләре ясаган рәсемнәрдә тынычлык сурәтләделәр.