"Шахмат дөньясына сәяхәт" Шахмат буенча ярышлар
Китап укучылар арасында шашка һәм шахмат уеннарын яратучылары шактый.
.
9 август көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсенә килгән балалар да шахмат уенын яратып уйнадылар.
6 ел шахмат белән шөгыльләнүче актив китап укучы Мәдинә Самигуллина башкаларга да шахматның кайбер серләрен ачты, үзенең фикерләре белән уртаклашты.
Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый.
Шахматлар төптән уйлап эшләргә, тәртипкә өйрәтә. Образлы һәм абстракт күзаллауны үстерә, укуда да ярдәм итә