"Ямьле җәй" Балалар өчен бәйрәм
6 август көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсе мәдәният йорты белән бергә балалар өчен саф һавада. күңелле уеннар үткәрде.Кояшла матур көндә балалар мәйданчыгы гөрләп торды.Чарага бик күп балалар, әниләр кечкенә балаларын да ияртеп килделәр.Чараны оештыручылар балалар өчен бик күп кызыклы, хәрәкәтле уеннар әзерләгән иделәр.Балалар рәхәтләнеп ял иттеләр, уеннарда катнаштылар.