"Гаилә белән укыйбыз" Библиотөн 2024
Китапханә төне» — ел саен үтә торган социаль-мәдәни акция, ул апрель аенда бөтен Россия буенча уза.
Бу төндә китапханәләр, китап кибетләре, әдәби музейлар һәм сәнгать киңлекләре үз эшләренең вакытын һәм форматын киңәйтәләр.
Чараның төп максаты – китап укуны популярлаштыру, китапханә эшен үстерү.
Быел китапханә төне Гаилә елына багышланды, акциянең темасы да «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дип исемләнде.
Татар Томбарлы авыл китапханәсе дә бу акциягә кушылып, 26 апрель көнне китап укучы гаиләләр белән бик матур кичә үткәрде. Чарада 4 гаилә катнашты: Мустаевлар, Ситдиковлар, Гимаевлар һәм Мөдәрисовлар.
Кичәдә һәр гаилә үзләренә генә хас булган сыйфатларын истә тотып гаилә символларын ясадылар һәм аны якладылар.Төрле биремнәр үтәп, уеннарда катнашып үзләренең зирәклекләрен, җитезлекләрен күрсәттеләр.
Ә иң мөһиме – үзебезнең китап укучылар белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгыттык, шулай ук гаиләләргә карата ярату, хөрмәт тәрбияләдек һәм дә китапларга мәхәббәтне арттырдык.