"Без Тукай оныклары" әдәби сәгать
26 нчы апрель бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көне.Бу көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә яраткан язучыга багышлап матур эчтәлекле чара үткәрелде. "Миләүшә" балалар бакчасында. тәрбияләнүче сабыйлар Г. Тукайның әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен сөйләделәр.Үзләре дә әкият геройлары булып уйнадылар
Г. Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә сабыйларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре безне куандыра.