Балалар китап атналыгы."Китаплар кайда яши?"Мәгьлүмат сәгате
25 март көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә мәктәп ишегалды лагерына йөрүче балалар өчен "Китаплар кайда яши" исеме астында файдалы һәм кызыклы мәгьлүмат сәгате үткәрелде.
Китапханәче укучыларны балалар әдәбияты урнаштырылган киштәләр белән таныштырды.Яшь үзенчәлекләренә карап китапларның ничек урнашуы турында сөйләде, аергычлар ярдәмендә китапларны ничек тиз эзләп табу ысулларын өйрәтте. Укучылар сүзлекләр, эниклопедияләр белән дә таныштылар.
Чара уен формасында дәвам итте. Укучылар китапханәче әйткән китапларны автор буенча киштәләрдән эзләделәр, төрле сүзлеләрдән файдаланып билгеле сүзләрнең антонимнарын, синонимнарын таптылар, сүзләргә тәрҗемә ясадылар.Балалар китап атналыгы кызыклы һәм файдалы башланып китте.