"Шигъри мизгелләр" кычкырып уку
Ел саен 21-мартта Бөтендөнья шигърият көне билгеләп үтелә.
Бу көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә шигърият сөючеләр якташ язучыбыз Ф. Яруллинның шигырьләрен кычкырып укыдылар.
Чарада авторның "Туган ягы кирәк кешегә", "Язгы халәт", "Сөенәм" кебек шигырьләре яңгырады.