"Күңел матурлыгы сезнең йөзләрдә" Бәйрәм
6 нчы март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә “Авылдашлар” клубына йөрүче хатын-кызлар белән "Күңел матурлыгы сезнең йөзләрдә" дип исемләнгән тематик кичә үткәрелде.
Китапханә бәйрәмчә бизәлде, бу темага күргәзмә ясалды. Чараны китапханәче котлау сүзләре белән башлап җибәрде. Балаларыннан бүләк итеп әзерләнгән видео-котлаулар әниләр өчен зур сюрприз булды. Экранда балаларын күреп, изге теләкләрен ишеткәч, шатлыктан күңелләре дә тулды.
Кичә уенар, бәйгеләр, җыр-биюләр белән үрелеп бик күңелле үтте.