"Фән һәм техника дөньясы" танып- белү сәгате
27-нче февраль көнне Татар Томбарлы авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Фән һәм техника дөньясы" дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде.
Китапханәче укучыларны бу темага багышланган тематик күргәзмә белән таныштырды, фән һәм техника турында сөйләде.
Бүгенге көндәге технологияләр элекке тормышныкыннан бик нык аерыла.Авыр әйберләр җиңелгә, кешегә уңайлы итеп уйлап чыгарылган.Балалар кайбер әйберләрне үзләре чагыштырып карый алдылар. Мәсәлән: калькулятор булмаган, гади счёт белән чутлаганнар, электр урынына керосин лампасы, кул машинасынада текст җыю һәм башкалар. Балаларга бу экспонатлар ят һәм кызык тоелды. Алар мавыгып бу әйберләрне кат-кат тотып карадылар, китапханәчегә сораулар бирделәр.
Чара барышында күргәзмәдәге китапларга да күзәтү ясалды. Укучылар үзләре өчен күп кенә кызыклы мәгълүматләр алдылар беренче машиналар, очкычлар, бер тәгәрмәчле белән таныштылар.
Чара файдалы һәм күңелле үтте, балаларга бик ошады.