"Китап өйгә килә" китапларны өйгә илтеп бирү
Китапны һәм мәгълүматны һәр укучыга җиткерү максатыннан чыгып, Татар Томбарлы авыл китапханәсе өйгә барып хезмәт күрсәтү эшен ел дәвамында алып бара. Китап укырга теләгән, әмма китапханәгә килергә сәламәтлеге мөмкинлек бирмәгән һәр кешегә китапханәче китаплар, газета-журналларны өйләренә илтеп бирә.Ачык йөзле, аралашуга сусаган олы яшьтәге китап укучылар китапханәчене көтеп алалар, рәхмәтләр укып озаталар.
8 нче февраль көнне, китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира даими китап укучы Нәсимә апа Минаҗева янына барып, аңа яңа китаплар тапшырды.Нәсимә апаның күптән түгел туган көне булып узды, аңа 89 яшь тулды.Китапханәче аны үткән туган көне белән котлады, изге теләкләр теләп, истәлекә бүләк тапшырды.90 яше белән барган Нәсимә апа һәрбер көнгә сөенеп, кызы Рәсилә белән кияве Нәфиснең кадер-хөрмәтен тоеп яши.Үзе инвалид арбасында булса да, өй эшләрендә дә булыша әле ул. Телевизордан барлык яңалыкларны да белеп тора, телефоннан туганнары белән дә аралаша. Китап, газета-урналлар укырга бик ярата. Һәр яңа китапны китапханәче Нәсимә апага укытырга тырыша.