"Китаплар кайда яши" китапханә сәгате
26 гыйнвар көнне, беренче сыйныф укучылары Татар Томбарлы авыл китапхнәседә кунакта булдылар.Китапханәче укучыларны китапханә белән таныштырды,үз яшьләренә туры килгән китапларга күзәтү ясады.Яңа гына иҗекләп укырга йөргән нәни укучылар китап дөньясына чумдылар, иң кызык, матур рәсемле әкият китапларының кайда яшәгәненә төшенделәр.Китапханәче балаларга китапны ничек кулланырга киңәшләр бирде Укучылар укытучылары белән бергә китаплар сайлап алдылар. Аларның һәрберсе китап укучы билетына ия булды.Бүгеннән алар китапханәнең даими китап укучылары рәтенә керделәр.