"Бажовның тылсымлы шкатулкасы” әдәби сзгать
Январь аенда рус язучысы фольклорист, публицист, журналист Павел Петрович Бажовның (1879-1950) туган көне билгеләнеп үтә.
Шул уңайдан, Татар Томбарлы авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Бажовның тылсымлы шкатулкасы” исемле әдәби сәгать үтте. Китапханәче укуыларны язучының биографиясе, иҗаты белән таныштырды. П.П.Бажовның китаплары аша укучылар Уралның табигый байлыклары, анда яшәүчеләрнең хезмәтләре белән таныштылар.Укучылар зур экранда Бажовның “Серебряное копытце” әкиятен карадылар.Чара ахырында тылсымлы шкатулкадагы сорауларга җавап биреп, бүләкләр алдылар.