"Шифалы Баулы чәе" мастер-класс
8-январь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе "Ак калфак" оешмасы кызлары белән бергә Баулы үзәк китапханәсендә үткән "Шифалы Баулы чәе"дип исемләнгән чарада катнашты. Чара үлән чәйләре, гомумән үзебезнең якта үскзн файдалы үләннәргә багышланган иде. Әнисә апа Биктимерова үлән чәйләре буенча мастер-класс үткәрде.Чара җыр-моң белән үрелеп, бик күңелле, матур үтте.