Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Татар әдәбиятендә хатын-кыз образы" әдәби кичә

27- ноябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә әниләр көне уңаеннан үткәрелгән чара,татар әдәбиятендәге хатын-кыз образларына багышланды.

Китапханәче чарада катнашучыларны күргәзмәгә куелган китаплар белән таныштырды. Аларның күбесе китап укучыларга таныш, барысында да ана, хатын-кыз тормышы сурәтләнгән. Чара барышнда Х.Сарьянның “Бер ананың биш улы”, Ә.Еники “Әйтелмәгән васыять” әсәрләреннән өзекләр укылды, әниләр турында матур шигырьләр яңгырады. 

Хатын-кызлар яратып укый торган “Сөембикә” журнал битләреннән дә кызыклы язмаларга күзәтү ясалды. Мәсәлән: үзебезнең Томбарлы авылында туып үскән якташыбыз, хәзерге вакытта Эстониядә яшәп, татарлар оешмасын җитәкли икән. Бу язма китап укучыларда зур кызыксыну уятты. (Закирова, Э. Гөлзәлинәнең милли мозаикасы /Э.Закирова //Сөембикә.-2023.-№2.-Б.34-35.) 

Шулай ук “Сөембикә” журналының -110 еллыгы уңаеннан, “Азат хатын” исеме белән танылган журналның тарихына күзәтү ясалды. Китапханәче китап укчыларны журналның дүртенче санында бастырылган кызыклы материаллар белән таныштырды.