Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Шәвәлидә кунакта" әдәби сәгать

26 нчы октябр көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Шәүкәт Галиевның тууына-95 ел уңаеннан, "Шәвәлидә кунакта" исемле әдәби сәгать үткәрелде. Чарага башлангыч сыйныф укучылары чакырылды.

Китапханәче укучыларны язучының иҗаты белән таныштырды, күргәзмәдәге "Шәвәли шуклыгы ", "Тәмле йорт", "Шәвәли китабы"кебек китапларга күзәтү ясады. Чара барышында укучылар  Шәүкәт  Галиевның " Светофорның өч сүзе, "Ялгыш  адым" , "Ат йөртүче малай" кебек  кызык шигырьләрен кычкырып укыдылар. Балалр өчен гади, аңлаешлы, мавыктыргыч итеп язылган бу шигырьләр тәрбия ысулы булып та яңгырый. Китапханәче светофор турындагы шигырьне укыгач. балаларга юл кагыйдәләре, юл билгеләре турында да сөйләп китте. Көзге каникул вакытында урамда уйнаганда игътибарлы булырга, юеш-карлы юллар да сак йөрергә, йөгермәскә киңәш итте.