Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Әтиләр белән китапханәгә"

Бөтен ил буенча октябрь аеның өченче якшәмбесе Әтиләр көне буларак билгеләнеп үтә.

Бу уңайдан, Татар Томбарлы авыл китапханәсе "Әтиләр белән китапханәгә" дип исемләнгән акция үткәрде. Балалар әтиләре белән китапханәгә килеп, бергәләп китаплар сайладылар. Әти кулындагы китап  балалар өчен бик зур тәрбия чарасы ул. Чөнки, әти-әни китап укыса, балаларда да китапка кызыксыну арта, уку теләге барлыкка килә. Гаилә белән китапханәгә йөрү, гомумән балаларга бик ошый. Китапханәдә бергә булганда  балалар әти-әниләренә тагы да якынаялар, аралашу арта,бер-берсенә хөрмәт тәрбияләнә.