Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Экстремизмга юл юк"

6-нчы сентябрь көнне, "Экстремизмга - юк!" айлыгы кысаларында, Томбарлы авыл китапханәсендә "Экстремизмга юл юк" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Китапханәче Әхмәтҗанова Эльвира 8-9 нчы сыйныф укучыларына экстремизм, терроризм сүзләренең мәгънәләрен аңлатты, төрле фаҗигаларга тап булмасыннар өчен сак һәм уяу булырга чакырды. Укучыларны бер-берсе белән тату-дус булырга өндәде. Әңгәмә барышында укучылар үзләренең фикерләре белән уртаклаштылар,төрле мисаллар китерделәр.

Чара ахырына укучылар: "Экстремизмга каршы көрәштә төп бурыч -дөрес юнәлештә бердәм, оешкан төстә эш алып бару"- дигән уртак фикергә килделәр