Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Лев Толстой-язучы һәм укытучы" әдәби сәгать

5-нче октябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә бөек рус язучысы Л.Н.Толстойның иҗатына һәм педагогик эшчәнлегенә багышланган әдәби сәгать үткәрелде.

Чарага килгән 7-нче сыйныф укучылары язучының биографиясе белән таныштылар. Китапханәче балаларга язучының иҗаттан тыш, педагогика өлкәсендә үткәргән экспериментлары турында сөйләде.

Лев Толстой балаларны яраткан, алар дөньясын белгән. Төрле яшьтәге балалар өчен бик күп хикәяләр, мәсәлләр, әкиятләр язган.  Ачык Аланда (Ясная Полянада) крестьян балалары өчен мәктәп ачкан һәм тәрбия өлкәсендә үзенең методикасын кулланган. Үз фикерләрен, карашларын бик актив рәвештә журналларда бастырган.

Чара барышында укучылар Л.Н.Толстойның китаплары белән таныштылар, мәсәлләрен кычкырып укыдылар,укыган буенча әңгәмә үткәрелде.