Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Көзге байлык-мул табын" тематик кичә

28 сентябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә, олы яшьтәге китап укучылар белән көзге уңыш бәйрәме үткәрелде.

Чарада төп игьтибар кабакка юнәтелде. Чөнки, өстәлдәге барлык ризык та кабактан әзерләнгән иде (кабак бәлеше, пирогы, коймак,мантый, хәтта кабак вареньесы һәм кабак согы да бар иде). Китапханәче кабакның бик күптәннән сәламәтлек өчен  файдалы яшелчә буларак куллаганнары турында сөйләде. Ә тагы кабак матур вазалар, шешәләр ясауда да кулланыла икән. Чара төрле уеннар, биремнәр белән бик күңелле үтте. Һәркем үзенең пешереп алып килгән ризы турында сөйләде, кабакның тагы да үзенчәлекле яклары турында мәгълүмат тупланды.