"Ана әкиятләре" әдәби сәгать
19 нче сентябрь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 3-нче сыйныф укучылары өчен "Ана әкиятләре" әдәби сәгать үткәрелде.
Чара Абдулла Алишның тууына 115 ел уңаеннан әзерләнде. Китапханәче укучыларны каһарман язучының тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды. Балалар өчен иҗат ителгән әкият китапларына күзәтү ясады.
"Койрыклар" әкияттен укучылар чиратлап кычкырып укыдылар. Укыган буенча әңгәмә үткәрелде.
Чара А.Алишның "Тукмар белән чукмар", "Куян кызы" кебек әкиятләрен зур экраннан карау белән тәмамланды.