"Халык әйтсә, хак әйтә" Фольклор кичәсе
Бу елны беренче тапкыр «Бердәм фольклор көне» Бөтенрусия акциясе үткәрелде. Шул уңайдан,19 нчы июль көнне, Татар Томбарлы авылы китапханәсенең музей бүлмәсендә "Халык әйтсә,хак әйтә" исеме астында фольклор кичәсе уздырылды.Чарага килгән ак яулыклы әбиләр бишек җырларын, гореф гадәтләрне, кул эшләрен барлап, алар турында тәфсилләп сөйләделәр. Әбиләрнең, авызыннан чишмәләр ,онытылып барган тау исемнәре, башка авыл атамалары да язылып алынды. Яшьлек елларын искә алып, кул эшләре белән кич утырганда җырлаган җырларын көйләделәр, такмаклар әйттеләр, уеннар уйнадылар. Әбиләрнең, авызыннан чишмәләр ,онытылып барган тау исемнәре, башка авыл атамалары да язылып алынды. Чарада катнашучыларның иң өлкәне Хаҗәр әби булды, аңа 87 яшь. Хаҗәр әби бик оста итеп йон эрләп күрсәтте.