"Сәламәт яшәү-модада"
Наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру айлыгы кысаларында, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе мәктәп укучылары белән "Сәламәт яшәү-модада" девизы астында сәламәтлек сәгате үткәрде.Чара барышында китапханәче балаларга наркотиклар куллануның тискәре нәтиҗәләре турында сөйләде. мисаллар китерде, саф һавада балалар өчен төрле уеннар, ярышлар оештырды. Балалар үзләре дә сәламәтлекләрен саклау өчен нәрсәләр эшләүләре турында сөйләделәр, физик күнегүләр ясап күсәттеләр.