"Без бердәм, көчле Россия" Телдән журнал
9 июнь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Россия көненә багышланган "Без бердәм, көчле Россия" дип исемләнгән чара үткәрелде. Чарага мәктәп ишегалды лагерына йөрүче балалар чакырылды. Китапханәче укучыларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырды, истәлекле даталар, дәүләт символлары, турында сөйләде.Чара барышында балалар кызыклы мәгълүматләр белән таныштылар, төрле биремнәр үтәделәр, Россия дәүләтендә яшәүче халыкларының гореф-гадәтләре, яшәү үзенчәлекләре турында "Народы России" дигән китаптан укып белделәр.Чара саф һавада Россия гимны тыңлап, Россия флагы һәм шарлар белән фотога төшү белән тәмамланды.