"Пушкин нон-стоп" акция
"Пушкин нон-стоп" акция кысаларында, 6 июнь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары белән әдәби викторина үткәрде.Укучылар ике командага бүленеп ("Ученый кот" һәм "Золотая рыбка") А.С.Пушкинның әсәрләре буенча әзрләнгән сорауларга җавап бирделәр, төрле кызыклы биремнәр үтәделәр, кроссвордлар чиштеләр.Нәтиҗәдә,бер очко аерма белән "Золотая рыбка" командасы җиңү яулады. "Пушкин нон-стоп" акциясендә катнашучыларның барсына да "Рәхмәт хатлары тапшырылды.