Китап укучының китапханәчегә әверелүе" Дублер көне
27 май -Гомумроссия китапханәчеләр көне уңаеннан,Татар Томбарлы авыл китапханәсендә. "Дублер көне" үткәрелде.
Эльвира Әхмәтҗанова 6- нчы сыйныф укучыларын китапханәче һөнәре белән якыннан таныштырды, балалар үзләре дә китапханәче эшен башкарып карадылар: яңа китапларның карточкаларын урнаштырдылар, формуляр тутырырга өйрәнделәр, периодика белән таныштылар, руслан программасында эшләп карадылар.Кызларга китапханәче роле ошады,алар үз эшләреннән бик канәгать калдылар.