Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Укытучы – һөнәре генә түгел, язмышы да!"

2023 ел - Укытучы һәм остаз елы уңаеннан, 47 елдан артык гомерен балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган  Резеда Кәшиф кызы Бәдриева белән очрашып, хатирәләрне барладык.

Резеда апа 1945 елда Ютазы авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, аны Яңа Чүте мәктәбенә вожатый итеп җибәрәләр. Бер үк вакытта җыр дәресе дә укыта ул. Соңрак Резеда апага рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрен дә ышанып тапшыралар. Шул вакытта ул күрше авыл егете Рәсим абыйны очрата һәм аны гомерлек тормыш иптәше итеп сайлый.

Балаларны ярату, белемгә омтылыш Резеда апаны Башкорт Дәүләт универститена алып килә. Татар теле һәм әдәбияты бүлегендә 6 ел читтән торып укып, югары белемгә ия була ул.

1967 елда – кызыбыз Рүзилә, 1977 елда улыбыз Рубин дөньяга килде. 1978 елда гаиләбез белән Татар Томбарлысы авылына күченеп килдек. Рәсим “Берлек” колхозында партком секретаре хезмәтен башкарды, ә мин исә мәктәптә укытучы булып эшләвемне дәвам иттем. Башта – тарих дәресләрен, соңрак татар теле һәм әдәбиятын укыта башладым, – ди Резеда Кәшифовна.

Укучыларга туган телгә һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү, гореф-гадәтләрне саклап калуны үзенә максат итеп, тырышып эшли педагог. Ата-аналар белән дә тыгыз элемтәдә тора, җыелышларда бала тәрбияләү темасына чыгыш ясый, киңәшләрен бирә.

Укучыларга белем бирүдән тыш, Резеда Кәшифовна, укучыларның буш вакытларын кызыклы һәм файдалы уздыру өчен, төрле түгәрәкләр дә алып бара. Кызлар тегү-чигү белән шөгыльләнә, каләм осталары ”Яшь журналист” түгәрәгенә йөри, ә үзләрен артист итеп күрергә теләүчеләр сәхнәдә беренче адымнарын ясый. Гомумән, мәктәп тормышы гөрләп тора, Резеда апа оештырган чаралар мавыктыргыч, бай эчтәлекле үтә.

– Элек мәктәптә эшләве шулкадәрле рәхәт иде, гәрчә балалар саны бик күп булса да. Укучылар бик актив иделәр, без алар белән, бөтен җанны-тәнне биреп, күңелле итеп эшли идек. Кызганычка каршы, хәзер укытучыларга рәхәтләнеп балалар укытырга һәм эшләргә мөмкинлек юк. Чөнки аларның документ, отчёт эшеннән башлары чыкмый. Моңа бик борчылам мин, – ди Резеда Кәшифовна.

Тынгысыз укытучы “Берлек” колхозында чыгарыла торган “Ленин юлы” газетасында редактор вазыйфасын да башкара торган була. Алай гына да түгел, атна саен радиоузелда тапшырулар алып бара, авыл халкын соңгы яңалыклар белән таныштыра.

– Элек колхозда шулай газета чыгару традициясе яши иде. Белгечләр бергә җыелып, газетаның яңа санын әзерли, авыл тормышы турында яза һәм һәрбер тармакның эшенә отчёт ясый иде, – дип искә ала ул чакларны Резеда Кәшифовна.

Ул елларда авылларда агитбригадалар бик актив була. Авыл үзешчәннәре, язгы чәчү, урак вакытында кырларга чыгып, колхозчыларга мәдәни ял оештыралар. Резеда апа монда да җитешә, үзе дә матур итеп җырлый, укучылар белән дә концерт куя.

Резедә Кәшифовна районда татар теле һәм әдәбияты буенча үткәрелгән барлык чараларда да актив катнаша: медалистларның эшен тикшерү комиссиясендә, олимпиадаларда, башка бәйгеләрдә жюри составында була. Үзенең укучылары да районда призлы урыннар ала, республика күләмендә дә зур уңышларга ирешәләр.

Мәктәптә эшләү дәверендә, Резеда Кәшифовна, фидакарь, намуслы хезмәте өчен, бик күп дипломнар, рәхмәт хатлары, грамоталар белән бүләкләнә. Алар арасында Татарстанның беренче президенты Минтимир Шәймиевнең “Рәхмәт хаты”, Россия фән һәм мәгариф министрлыгының “Гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре” медале һәм
Татарстан фән һәм мәгариф министрлыгы “Рәхмәт хаты” да бар.

Резедә Кәшифовна лаеклы ялда да укучыларга белем бирүен дәвам итә, 9 ел мәктәптә эшли. Ул әле дә тик тормый: газета-журналлар алдыра, күп укый, эзләнә, журналистлар белән элемтәдә тора. Мөрәҗәгать иткән беркемне дә кире бормый. Киңәшләрен бирә, үзенең белгәннәре белән уртаклаша.

Татар теле һәм әдәбиятына кагылышлы материаллар, авыл тарихы, бик күп истәлекле фотолар – боларның барысы да Резеда апаның архивында урын алган. Китапханәгә кайткан һәр яңа китапны да беренчеләрдән булып Резеда апа укый дисәм дә ялгышмам. Чөнки, яңа китап китапханәгә кайтканчы ук, ул аның турында белешеп куйган була.

Менә шулай, китаплардан җан азыгы алып, өендә матур гөлләр үстереп, тәмле ашлар пешереп, балаларының йөрәк җылысын тоеп, аларга кирәк һәм терәк булып, кадерле әни, яраткан әби булып яши Резеда апа.