Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Юбиляр гаилә - авыл күрке"

 
21 май көнне, Татар Томбарлы авылында гомер итүче Карибуллинар гаиләсе күркәм бәйрәмнәрен - алтын туйларын билгеләп үтәләр.Бу уңайдан, 14 май көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе алар белән очрашып, әңгәмә үткәрде.Нәкъ 50 ел элек Фәүзия апа белән Сәйрин абый бер-берсен тормыш иптәше итеп сайлаганнар һәм шул көннән бирле, иңнәрен-иңгә куеп, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп тормыш юлыннан атлыйлар.  Күзләрендә очкын, йөрәкләрендә ялкын янып торган юбилярлар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә  китапханәчегә тормыш юлларын сөйләп бирделәр, яшь чакларын искә алдылар. Тулырак материал китапханә сайтында https://vk.com/wall-195302533_628
Шулай ук юбиляр гаилә турында "Хезмәткә дан" газетасының 19 май санында укырга була.