Театр фестивале. Бәйге
18 май көнне, Баулы шәһәренең Муса Җәлил мәдәният йортында балалар һәм яшьүсмерләр театрының муниципаль фестивале узды.Бу фестивальда Татар Томбарлы авылының яшь талантлары, "Нур" китап театрына йөрүче 6 нчы сыйныф укучылары да катнашты. Алар К.Тинчуринның "Казан сөлгесе" комедиясеннән өзек күрсәттеләр. Балалар бар күңелләрен биреп, рольләрне бик оста башкардылар һәм 3 урынга лаек булдылар.
Чарада 5 укучы катнашты.