"Китап укучы гаилә"
15 майда – Халыкара гаилә көнен билгеләп үтелә. Гаилә һәр кешегә кирәкле җылы учак ул. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык та шулкадәр көчле була. Ә гаиләдә бала туу – һәркем өчен сөенечле вакыйга. Бала туу аның нигезен ныгыта, ямь өсти. Авылыбызда яшәүче Мустаевлар күп балалы яшь гаилә. Бүгенгесе көндә Айрат һәм Зөлфия дүрт бала тәрбияләп, матур итеп гомер кичерәләр.Балаларын яратып, кадерләп дөрес тәрбия бирергә тырышалар алар.Кич белән җыелышып китап укыйлар, рәсем ясыйлар,төрле уеннар уйныйлар. Ял көннәрендә аш-су бүлмәсендә бергәләп тәмлекәчләр пешерәләр. Балалар кечкенәдән хезмәт сөеп, әти-әниләренә ярдәи итеп үсәләр.Һәр баланың яраткан шөгыле бар:Денис, гаиләдә бердәнбер малай бассейнга, шахмат түгәрәгенә йөри. Азалия матур итеп рәсем ясый. Диләрә күбрәк өй җыештырырга, кечкенә сеңлесе белән уйнарга ярата. 3 яшьлек Мәрьям пазллар җыярга оста, китапларны бик ярата. Иң яраткан китабы "Доктор Айболит". Ә китаплар Мустаевлар гаиләсендә би күп. Әти- әниләре алар өчен китапханә почмагы булдырган. Киштәләрдә татарча , русча китаплар,балалар өчен энциклопедияләр урнашкан.Зөлфия үзе дә әдәби китаплар укырга ярата.Китап кибеттән тыныч кына үтә алмыйм, еш кына китапларны сатып та алам -ди ул. Даими китапханәгә йөрүче гаиләдә барысы да китап укырга ярата шул, алар китапханәнең чын дуслары, Ел дәвамында үткәргән чараларда да Мустаевлар гаиләсе актив катнаша. Кечкенә Мәрьям икенсе ел рәттән "Иң кечкенә китап укучы"номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Икенче сыйныфта укчы Диләрә район күләмендә үткән "Без китапханәне сайлыйбыз" бәйгесендә катнашып, җиңүче булды.Балаларның уңышларында ата-ананың роле бик зур. Чөнки,бәйгеләргә алар барысы бергә әзерләнәләр. бер-берсенә ярдәм итәләр. Китапка мәхәббәтне дә иң беренче чиратта ата-ана тәрбияли. Бала кечкенәдән аларның китап укыганын күреп үссә, үзе дә китапка тартыла.Ә инде гаилә белән китапханә йөрүне күркәм гадәт итеп кабул иткән чакта, баланың тормышы гәҗәеп маҗаралар, әкияти тылсымнар белән баетыла. Алар бик теләп китапханәгә йөри башлыйлар, чараларда катнашалар, кыскасы, китапханә тормышына чумалар. Китап укырга теләге булган кеше өчен китапханә ишекләре һәрвакыт ачык.
Рәхим итегез!