Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Кошлар ярминкәсе" Экология сәгате

1-нче апрель - Халыкара кошлар көне уңаеннан, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә "Кошлар ярминкәсе" дип исемләнгән экология дәресе үткәрелде.

Ярминкәдә бик күп төрле кошлар катнашты. Күбесе балаларга таныш булса да, араларында сирәк очрый торган, безнең якларда күренмәгән кошлар да бар иде. Китапханәче балаларга бу кошларның кайда яшәүләре, аларның үзенчәлекле яклары турында сөйләде. Кошларны ярату, саклау максатыннан чыгып әзерләнгән чара барышында балалар кошлар турынды шигырьләр укыдылар, мәкальләрне дәвам иттеләр.Табышмак, кроссвордларга җаваплар эзләгәндә дә бик актив булдылар.