"Рәссамнар дөньясы" сәнгать сәгате
29-март көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә 6-нче сыйныф укучылары өчен "Рәссамнар дөньясы" дип исемләнгән сәнгать дәресе үткәрелде.
Чара барышында укучылар бөек рәссам Ф.Репинның иҗаты һәм биографиясе белән таныштылар Рәсем ясауның төрле ысуллары, аның төрләре турында яңа мәгълүматләр алдылар. Күренекле рәссамнәрнең картиналары белән таныштылар.
Рәсем ясау кешенең фантазиясен үстерә, баш миен ял иттерә, күңелне тынычландыра, кәефне күтәрә -дип саный белгечләр.Бүгенге чарага килгән укучылар үзләре дә рәссамнәр булып, кулларына кисточкалар алдылар. Үзләренең язгы кәефләрен чагылдырып, төрле төсләр белән матур рәсемнәр ясадылар.