Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Бәхет нинди төстә "

 
 
-------- Пересылаемое сообщение --------
22.03.2023, 06:25, "Ахметзянова Эльвира" <tatbibl@yandex.ru>:
 
20 нче март - Халыкара бәхет көне. Шул уңайдан,Татар Томбарлы авыл китапханәсе.китап укусылар арасында "Бәхет нинди төстә " дигән сораштыру үткәрде.Әлбәттә төрле кеше төрлечә күзаллый бәхетне. Кемдер өчен ул аяз күк төсе, кемдер өчен кып-кызыл ут төсендә.Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр салават күпере-дип җавап бирделәр.Әйе,һәр кеше бәхетне үзенчә аңлый,һәркем үзенчә бәхетле.
Ә менә галимнәр  бәхетнең төсе -сары төс икән дип исбатлыйдар. Ул бәхет фоны булдыра, кешедә канәгатьлек хисе һәм яхшы кәеф тудыруга саләтле икән. Бәхетле итеп яшәр өчен,тиешенчә йокларга, спорт белән шөгыльләнергә, яхшы кешеләр белән аралашырга, тирә-юньдәгеләргә булышырга, елмаерга куша психологлар.