Татарско-Тумбарлинская сельская библиотека - филиал № 37
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42317967-37/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 423921, Бавлинский р-н, с.Татарская Тумбарла, ул.Ленина, д.51

"Куркынычсыз интернет"информатика сәгате

7- февраль көнне,Татар Томбарлы авыл китапханәчесе 4 сыйныф укучылары өчен, интернет  куллануның  кагыйдәләре белән таныштыру максатыннан чыгып, информатика сәгате үткәрде.Китапханәче укучыларны интернетта утыру кагыйдәләре белән таныштырды, аның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде.Чара барышында укучылар балалар өчен булдырылган мавыктыргыч  сайтлар белән дә таныштылар.

Интернет челтәренә кагылган сорауларга җавап биргәндә балаларның күп кенә мәглүматләрне дөрес кабул итмәүе ачыкланды.Китапханәче  укучыларга: теләсә нинди сайтларда билгесез кешеләр белән аралашу, үзеңнең адресыңны әйтү, төрле уеннар уйнау, түләүле сайтларга теркәлү үзегезне дә туганнарыгызны да куркыныч хәлгә төшерә-дип аңлатты.

Чара ахырында үткән материал буенча викторина үткәрелде, дөрес җавап биргән укучылар смайлклар белән бүләкләнде. Минязев Султан иң күп дөрес җавап бирүче булып билгеләнде.