"Дәрес урынына музейга" экскурсия
3-нче февраль көнне, 2-3 нче сыйныф укучылары өчен Татар Томбарлы авыл музеена экскурсия оештырылды.
Китапханәче укучыларны төрле еллардагы экспонатлар белән таныштырды, аларның кулланышы турында сөйләде.
Балалар белән татар халкының гореф-гадәтләре темасына әңгәмә үткәрелде.
Чара барышында укучыларга бигрәк тә каурый каләм белән язып карау ошады.Алар һәрберсе каурыйны карага манып, ак битләргә үз исемнәрен яздылар.