"Сугыш. Фронт. Блокада" мәгьлүмат сәгате
27-нче гыйнвар көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәчесе 3-нче сыйныф укучылары белән "Сугыш. Фронт. Блокада" темасына мәгьлүмат сәгате үткәрде.
Китапханәче укучыларны бу темага ясалган тематик күргәзмә белән таныштырды, илебез тарихында булган зур вакыйга - Ленинград блокадасы турында сөйләде. Чара барышында укучылар пионер Юлия Савичеваның көндәлегендәге язмаларны кычкырып укыдылар.