"Шарль Перроның тылсымлы әкиятләре"
5-нче январь көнне, Татар Томбарлы авыл китапханәсендә Шарль Перроның иҗатына багышланган әдәби сәгать үткәрелде.
Балалар язучының биографиясе белән таныштылар, яраткан әкиятләрен искә төшерделәр. "Красная Шапочка" һәм "Кот в сапогах" кебек әкиятләрне зур экраннан карадылар. Чара ахырында балалар белән әдәби викторина үткәрелде.